Татарстан мәктәпләрендә татар телен укучыларның 63,5%-ы өйрәнә

2017 елдан мәктәпләрдә татар телен өйрәнүчеләр саны якынча 9 процентка кимеде.

2024-2025 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63,58 %-ы туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сайлаган. Бу хакта Татарстан мәгариф министры хисабында әйтелә.

Туган тел буларак урыс телен сайлаучы укучылар 35,39 % тәшкил итә. 3,1 мең укучы (0,62 %) чуаш телен, 972 укучы (0,19 %) удмурт телен, 386 укучы (0,07 %) мари телен өйрәнә. 6 укучы туган тел буларак башкорт телен сайлаган.

Татарстанда элек дәүләт теле буларак барлык укучыларга укытылган татар теле 2017 елдан бирле ихтыяри рәвештә, ата-аналар гаризасы белән генә өйрәтелә. Тел кризисы нәтиҗәсендә татар теленең статусы һәм абруе төште, мәктәпләрдә аны теләп укучылар саны елдан-ел кими бара.

Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу якынча 9 процентка азрак дигән сүз. Соңгы уку елында ярты процентка арту күзәтелсә дә, гомум тенденция татар телен өйрәнүчеләрнең кимүен күрсәтә.

Татарстан түрәләре республика мәктәпләрендә 57,8 мең бала татар телендә белем алуын белдергән иде.

Шулай ук быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшыруы билгеле булды. 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына биргән иде.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990 еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.
  • Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!